Агымдагы елда районыбызда бөртекле һәм бөртеклеку заклы культуралар барлыгы 35684 гектарда игелде. Бүгенге көнгә 122 мең тоннадан артык уңыш җыеп алынды. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача 34,2 центнер тәшкил итә. Культураларга килгәндә, арпаның һәр гектары – 36, солыныкы – 33, язгы бодай – 35, борчак 22шәр центнер уңыш бирде. Алдагы кышлатуга терлек азыклары белән проблема булмаячак. Район хуҗалыклары 32300 тонна печән хәзерләделәр. Бу планнан 64 процентка күбрәк. 98069 тоннан урынына 140500 тонна сенаж салынды. Силос та быел мулдан булачак. Әлеге төр азык өчен кукуруз басуларында эшләр башланды инде. Киләсе ел уңышы өчен барлыгы 14673 тонна чәчүлек орлык салу планлаштырыла. Хуҗалыклар уңыш җыеп алынган җирләрне эшкәртүдә дә оператив эшлиләр.