БИЛГЕЛӘНҮ.

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Вадим Ильич НИКИТИН билгеләнде. Ул Җөри авылында туган, 2005нче елда – Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, 2014нче елда РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый. Мамадыш район кулланучылар җәмгыятендә икътисадчы булып эшли, соңыннан район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы урынбасары, яңа урынга билгеләнгәнче начальник вазыйфаларын башкара. Беренче класслы муниципаль советник. Гаилә хәле – өйләнмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International