ЯРМИНКӘЛӘР СТАРТ АЛДЫ.

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Быелгы көзге-кышкы ярминкәләрне Усали һәм Кирмән зоналары Казанның Агросәнәгать паркында башлап җибәрделәр. Анда ит, бәрәңге, башка яшелчәләр, сөт һәм сөт продуктлары, казылыклар, ипи-булка әйберләре тәкъдим ителде. Бу шимбәдә – 23нче сентябрьдә Мамадышның үзәк мәйданында да ярминкәләр сезонына старт биреләчәк. Анда бөтен авыл җирлекләре, фермерлар һәм предприятиеләр катнаша. Ассортимент бик киң булачак. Бәяләрне республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим итә, алар базар һәм кибеттәгедән арзанрак. Әлеге ярминкә Халыкара өлкәннәр көненә багышлана. Ул, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 7дә башланачак. Ярминкәдә авыр хәлле өлкәннәргә ярдәм итү өчен “Шәфкатьлелек кәрҗине“ эшләячәк, волонтерлар әби-бабайларга сумкаларын алып кайтышырга ярдәм итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International