Узган сезонда Татарстан беренчелеген откан һәм “Алтын алка“ Бөтенроссия уеннарының финалында икенче урынны яулаган егетләребез көндәшләренең капкасына 16 алка керттеләр, ә кунаклар исә нибары бер белән генә җавап бирә алдылар. Яхшы башлангыч! Яңа сезонда 2001-2002нче елларда туган яшүсмерләр командалары ике төркемгә бүленеп уйнаячаклар. Безнең төркемдә “Олимп“ка, кукмаралылардан тыш, Алабуга, Арча, Яшел Үзән, башкалабыз Казанның “Ак бүре“, “Стрела“, “Смена“ командалары белән икешәр очрашу уздырырга туры киләчәк. Икенче төркемдә дә сигез коллектив көч сынаша. Ике әйләнештән соң һәр төркемнән беренче-икенче урыннарны яулаган командалар Татарстан беренчелегенең плей-офф уеннарында катнашу бәхетенә ирешәчәк. Остаз Илья Шевяхов шәкертләре алда- гы сезонда да сынатмаслар, дип ышанасы килә. Илья Александрович җитәкләгән тагын бер коллектив – “Олимп-2007“ хоккейчыларына үз төркемнәрендә Казанның “Ак барс“, “Волна“, “Динамо“, “Ак бүре“, “Смена“, Кукмара, Питрәч, Биектау, Буа командалары белән көч сынашырга туры киләчәк. Һәр төркемнән беренче- өченче урыннарны яулаган коллективлар март аенда Татарстан беренчелегенең финал өлешендә иң көчле команданы ачыклаячак. Узган сезонда шулай ук Татарстан беренчелеген откан “Олимп-2003“ (тре- неры – Сергей Солодаев) та ике әйләнештә Әгерҗе, Баулы, Байлар Сабасы, Бөгелмә, Казанның “Стрела“, Кама Аланы, Лениногорск һәм Башкортостан башкаласы Уфаның Азаматов исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе хоккейчылары белән очрашулар уздырачак. Аннары иң көчле дүрт коллектив беренчелекнең плей-офф өлешенә чыгачак. “Олимп-2005“ (тренеры – Ринат Ризванов) алдында да үз төркемендә иң көчле дүрт коллектив арасына эләгү бурычы тора. Моның өчен командага Актаныш, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Кама Аланы, Минзәлә ( узган якшәмбе көнне безнең хоккейчыларыбыз әлеге шәһәр командасын 5:3 исәбе белән җиңеп кайттылар), Менделеевск, Лениногорск, “Әлмәт-2“ командалары белән ике әйләнештә уйнарга туры киләчәк. Агымдагы сезонда иң яшь хоккейчылар да Татарстан хоккей федерациясе призы кысаларында бозда тәүге мәртәбә чы- ныгу алырга җыеналар. Сүз – “Олимп-2008“ турында. Татарстанның 23 командасы дүрт төркемгә бүленеп уйнаячак. Ос- таз Сергей Солодаев шәкертләре кергән “С“ төркеме 2-4нче ноябрьләрдә Мамадышта Кама Аланы, Минзәлә, Яр Чаллы, Мендлеевск, “Түбән Кама-2“ командалары белән очрашачак. 2001-2003нче елларда туган кызларның “Олимп“ командасына (тренеры – Артур Габбасов) Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясар өчен өч әйләнештә Азнакай, Байлар Сабасы, Җәлил, Кама Аланы, Нурлат һәм Казанның “Смена“ командалары белән “бил алышырга“ туры киләчәк. Алдагы сезонда җанатарлар да хоккейчыларыбызга җиңүләр я у л а р г а ү з л ә р е н н ә н өлеш кертерләр, дип ышанасы килә. Ко- манданың ярты уңышы аларның ничек җан атуларына бәйле, дип тикмәгә генә әйтмиләр.