Балалар – ата-ана өчен иң зур шатлык.

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Балалар – ата-ана өчен иң зур шатлык. Гаиләдә көтеп алынган сабый туса, әлбәттә, аларның яшәү рәвешләре әһәмиятле  итеп үзгәрә.
         2017 елның  23 сентябрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Гыйлметдиновлар гаиләсендә тантаналы рәвештә игезәкләргә исем кушу йоласы булып узды. Бәхетле әти-әни балаларына  Әмир һәм Әльмирә дип исем куштылар.

         Әмир – гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, "хан", "түрә" дигәнне аңлата.
         Әльмирә - испан теленнән тәрҗемә иткәндә  "сокландыргыч", гарәп теленнән – "бердәнбер принцесса". Татар теленнән тәрҗемә иткәндә – "идаршче", грек теленнән – "диңгезнең нәфис дулкыны".

         Тантаналы шартларда әти-әнигә туу турында таныклык,  котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International