Зур шәһәрләр борынына чирттеләр.

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Үткән атнада Арча шәһәрендә узган Татарстан мәгарифе хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасының “Б“ төркемендә чыгыш ясаган педагогларыбыз (аңа укучылары саны 3500дән артык булган районнар һәм шәһәрләр керә) гомумкоманда беренчелеген отып кайттылар.

Аларның бу уңышларын потлап маңгай тире түгү нәтиҗәсе, дияргә җирлек бар. Чөнки безнекеләрнең төркемендә спорт белән шөгыльләнү, күнегүләр уздыру өчен мөмкинлекләр күбрәк булган Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Чистай кебек зур шәһәрләрдән дә командалар катнашуын истән чыгарырга ярамый. Нефтехимия һәм автогигант башкалалары педагоглары, нәтиҗәдә, өченче-дүртенче булсалар, чистайлылар 22 команда арасында – соңгы урында. Авыл районы зур калаларның борыннарына чиртте, дигән сүз бу. Димәк, зур шәһәрләрдә педагогларның Спартакиадасына җитди карамыйлар. Бездә бу яктан, Аллага шөкер. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдус ГАБДРАХМАНОВ үзе дә спорт белән аерылмас дуслар. Спартакиадада мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә дә үзләрен күрсәтергә туры килә. Илдус Нурисламович 800 метр арага йөгерүдә ир коллегалары арасында финиш сызыгын икенче булып кисә. Моннан тыш аңа ГТОның алтын күкрәк билгесе дә тапшырыла. Татарстан Республикасының 43 мәгариф бүлеге начальниклары былтыр нормативлар тапшырган булалар. Аларның бишесе генә шундый югары бүләккә лаек була. Спартакиадада педагоглар сигез төрдән көч сынашалар. Шәмәк төп белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Фәргать МОЗАФФАРОВ бадминтон буенча беренче урынны яулый. Җиңел атлетикада соңгы нәтиҗәне мизгелләр хәл итә, дигән гыйбарәнең дөреслегенә безнекеләр тагын бер кат ышандылар. 4х100 метрлы катнаш эстафетада шәһәрдәге 4нче һәм 3нче санлы урта мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укытучылары Кристина ФИЛИППОВА, Илһамия ГЫЙЛӘҖЕВА, 3нче санлы һәм Мамадыш м ә к т ә п - и н т е р н а т ы н ы ң физкультура укытучылары Нияз ХУРАМШИН белән Вадим МАЛЬЦЕВ составындагы командабыз беренче урынны яулаган Әлмәт йөгерешчеләреннән нибары 0,03 секундка гына калыштылар. Урыннан ераклыкка сикерүдә өченче санлы мәктәпнең физик тәрбия мөгаллиме Илнар ШӘРИПОВ ир-егетләр арасында икенче урынны яуласа, аның 2нче санлы лицейда эшләүче коллегасы Ирина ГАДИЕВА хатын-кызлар арасында өченче нәтиҗәне күрсәтә. Бау тартышуда шул ук Кристина ФИЛИППОВА, 3нче санлы мәктәп директоры Фәнис МӨХӘММӘТҖАНОВ, 2нче санлы лицейның физкультура укытучысы Айдар КӘРИМОВ, Дүсмәт мәктәбеннән балаларга биология фәне серләрен өйрәтүче Павел ПЕСТЕРЕВ, мәгариф бүлегенең баш бухгалтеры Миләүшә МӨБАРӘКШИНА составындагы командабыз дүртенче урынны яулый. Тагын бер төрне игътибар үзәгеннән читтә калдырырга кирәкмәс: йөзү. Анда район данын мәгариф бүлеге методисты Лариса ГАБИТОВА белән Омар мәктәбенең физ- культура укытучысы Николай ПИЧУГИН яклыйлар. Беренчесе – сигезенче, икенчесе дүртенче урынны яуласалар да, моны начар күрсәткеч, димәс идем. Чөнки аларга күнегүләргә Алабуга районының Хлыстово авылындагы бассейнга барып йөрергә туры килә. Мамадышта бассейн төзелеп бетсә, безнекеләрнең күрсәткечләре күпкә яхшырыр, дип ышанасы килә. Төрләр буенча гомумкоманда беренчелегенә килгәндә, нәтиҗәләр түбәндәгечә: урыннан ераклыкка сикерү – 1нче, җиңел атлетика эстафетасы –2нче, бадминтон – 3нче, бау тартышу – 4нче, пневматик винтовкадан ату – 5нче, гер күтәрү һәм йөзү – 8нче, мини-футбол 11нче урыннар. –Спартакиадага әзерләнү өчен мәгариф бүлеге методистлары һәм мәктәп директорлары арасыннан спорт төрләре буенча җаваплылар билгеләнде. Алар үзләренә куелган бурычларны үтәделәр, дип тулы ышаныч белән әйтә алам. Бәйгеләрдә катнашучы педагогларыбыз да күнегүләр уздыруда өзе- клекләр тудырмадылар. Хәзер кышкы Спартакиадага әзерләнә башлыйбыз, – ди Лариса ГАБИТОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International