ИКЕ ҖИҢҮ, БЕР ОТТЫРУ.

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Якшәмбе көнне “Олимп“ Боз сараенда хоккей сезоны тантаналы төстә ачылды. Анда катнашкан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов хоккейчыларыбызга уңышлар, җиңүләр теләде. Бу көнне спортның әлеге төрен популярлаштыруга үзенең шәхси өлешен керткәне, үсеп килүче буын арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаганы өчен Дмитрий Кекишевка район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Аның улы Михаил “Олимп-2005“ командасы составында чыгыш ясый. Тантаналы чарадан соң бозга безнең унике яшьлек хоккейчылар һәм аларның көндәше – Зәй шәһәренең “Яшьлек“ командасы чыктылар. Очрашу башланыр алдыннан Анатолий Петрович беренче алканы бозга ташлады. Аның кулы җиңел булды: Ринат Ризванов шәкертләре көндәшләрен 8:1 исәбе белән җиңделәр. Бу көнне Мамадыш бозында тагын бер очрашу узды: “Олимп-2003“ командасы (тренеры – Сергей Соладаев) шул ук Зәйнең “Яшьлек“ хоккейчылары белән очрашты һәм аларны 15:3 белән тармар итте. Якшәмбе көнне Татарстан беренчелеге кысаларында “Олимп-2007“ (тренеры – Илья Шевяхов) башкалабыз Казанда “Смена“ белән очрашты. Боз хуҗалары бу уенда безнекеләрдән өстенрәк булдылар. Очрашу 4:2 исәбе белән алар файдасына тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International