Җанга якын кырлар.

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Фаил Насыйбуллинның комбайнчы булып эшли башлавына утыз ел булган икән инде. 1987нче елда армиядә хезмәт итеп кайткач, иске генә “Нива“ комбайнына утыртканнар иде аны. Мәктәптә укыганда да ике ел Мансур Әхмәтшинда ярдәмче булып йөргән иде. Ул елларда Киров исемендәге күмәк хуҗалыкта уннан артык “кыр корабы“ бар, яңа комбайннарны тәҗрибәле комбайнчыларга бирәләр иде. Ә искеләре, башта эшләргә өйрәнсеннәр дип, яшьләргә калды. Фаилгә тапшырылган “Нива“ да, гаять дәрәҗәдә таушалган, аның белән игеннәрне урырга гына мөмкин иде. Хуҗалык җитәкчеләренә дә, өлкәннәргә дә үпкәләмәде Фаил. Гел ремонтлап торырга мәҗбүр булса да, урак беткәнче барыбер эштән туктамады. Аның белән ике ел эшләде. Аннан яңарак “Нива“га утырттылар. Анысы белән дә күмәк хуҗалык комбайнчылары арасында гел алдынгы урыннарда барды. Туксанынчы еллар башында беренче “ДОН- 1500“ комбайнын Урта Кирмәнгә алып кайттылар. Ул вакытта хуҗалык рәисе Хәлим Сәлахов иде. Әлеге “кыр корабы“н, һич икеләнмичә, алдынгы комбайнчы Фаил Насыйбуллинга тапшырды ул. Егет Мамадыш районы күләмендә иң күп икмәк суктыручылар исемлегенә керде. Әлеге комбайн белән ун ел туган ягы кырларын иңләгәннән соң, 2000нче елда тагын яңа “ДОН-1500“ комбайнында эшли башлады. Хәзергесе – “Палесе GS812“ дип атала. Һәр елны урак вакыты җиткәнен көтеп ала игенче. Көннәр яңгырга китмәсә, басуда эшләр сузылмый, игеннәр вакытында җыеп алына. Урак – комбайнчыларның акча эшләү вакыты да. Былтыр “кыр корабы“ның двигателе көйсезләнеп, ике атна эшли алмаган иде. Шулай да җитмеш мең сум хезмәт хакы алды. Быел көн саен 3000-4000 сум эшләп баралар. Урак экваторын уздылар инде. “Шакирҗанова“ крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында бодайлар гына калып бара. Көннәр аяз торса, ике комбыйнга ун көнлек эшләре бар. Икенче комбайнда Разил Шәяхмәтов хезмәт куя. Шулай ук тырыш егет. –Хезмәтнең берсе дә җиңел түгел. Кеше үз эшенә намус белән карарга тиеш. Шул вакытта гына хезмәтеңне күрәләр һәм бәялиләр, – ди Фаил.

МИННЕВӘРИС МИНГАЛИЕВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International