Мамадыш мәктәп укучылары ялгыз өлкәннәргә ярдәм күрсәтте.

2017 елның 22 сентябре, җомга

Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе "Мул уңыш" дип исемләнгән акция оештырды. Чара Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.

Акциядә мәктәп укучылары- волонтерлар катнашты. Чараның максаты булып балаларда югары патриотик аң, җәмгыятькә, хезмәткә, үзенә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү торды.

Балалар бакча казыды, ишегалдын чүп-чардан чистартты. Соңрак балалар һәм белгечләр пенсионерлар белән әңгәмә корды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International