Мамадыш зиратларында массакүләм өмәләр узды. Зират каравылчылары, мондый чараларны елга ике генә түгел, ешрак уздырсаң да максатка ярашлы булыр, дип саный. –Җыештырганнан соң зиратлар күз алдында чистарып кала. Изге чарага хезмәткәрләр җибәргән оешма предприятиеләргә, коллективларга зур рәхмәт. Үзләренең якыннары янына мәңгелек йортка хәл белергә килүчеләр янәшәдәге ташландык каберләргә дә бераз игътибар итсәләр, нинди изге гамәл кылырлар иде!–ди мөселман зираты караучысы Сирень Гомәров. Ике дин зиратындагы тарихи һәйкәлләргә тиңләрлек кабер ташлары да игътибар сорый.