Казанда чатырлы мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре дәвам итә.

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 16 сентябрендә Татарстанда шимбә көнне үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачылды. Шулар белән беррәттән Казанда 7 чатырлы мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату дәвам итә, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Сәүдә урыннары түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Академик Лаврентьев ур., 10 (Яңа Савин районы), Батыршин ур., 20 (Киров районы), Дементьев ур., 7 (Авиатөзелеш районы), Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә (Авиатөзелеш районы), Зәкиев ур., 12 (Совет районы), Липатов ур., 7 (Дәрвишләр бист., Совет районы), Юлиус Фучик ур., 72 (Идел буе районы).

Өстәмә мәгълүмат алу өчен Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел.: 8 (843) 2217623, 2217624. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International