Иртәгә, 23 сентябрьдә, Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак, дип хәбәр итә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Казанда ярминкәләр ун урында эшләячәк. "Казан" агросәнәгать паркында (Аграр урамы 2) Нурлат, Саба, Аксубай һәм Кукмара районы фермерларының продукциясе булачак. Дәрвишләр бистәсендәге базар территориясендә (Липатов ур 7) Балык Бистәсе районы җитештерүчеләре продукциясен сатып алырга мөмкин.
Яңа Савин районының "Бәхетле" гипермаркеты каршындагы сәүдә мәйданчыгында (Ямашев проспекты 71а) Югары Ослан һәм Кайбыч районнары ярминкә оештырачак.
Авиатөзелеш районындагы "Бәхетле" гипермаркеты каршындагы сәүдә мәйданчыгында (Ленинград урамы 27) Питрәч районы фермерлары үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Чүпрәле районында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягындагы базарга якын мәйданчыкта сатып алырга мөмкин.
Киров районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе ике мәйданчыкта оештырылачак: "Җиләкле бистә" сәүдә үзәге (Краснококшайская урамы 152/2) һәм Юдино бистә (Ильич урамы 1).
Казанның Вахитов районында ярминкәләр шулай ук ике мәйданчыкта – Чехов базары артындагы парковкада (Достоевский урамы) үз продукциясен Лаеш районы җитештерүчеләре, ә Кәрим Тинчурин скверындагы мәйданда Әтнә районы фермерлары тәкъдим итәчәк.
Идел буе районында "Проспект" мәдәни үзәге (Җиңү проспекты 50а) янындагы мәйданчыкта да авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак
Ярминкәләрдә республика агросәнәгать комплексының күпләп җитештерү оешмалары да катнаша.
Шул ук көнне Чаллының өч мәйданчыгында: Габдулла Тукай яр буе урамында ("Төзүче" стадионы), Галиәсгар Камал исемендәге бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм Шамил Усманов урамында (Пушкин урамыннан Вахитов проспектына кадәр) ярминкәләр оештырылачак. Автокалада үз продукциясен Сарман, Әгерҗе, Менделеевск һәм Мөслим районы фермерлары тәкъдим итәчәк.
Моннан тыш Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендәге "Яңа Тура" технополисы территориясендә дә авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү оештырылачак.