Шәһәребездәге 2нче санлы лицейда корбан ашы узды. Аңа җыелганнар алдында районның имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев вәгазь белән чыкты. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов һәр гаиләгә муллык, иминлек, илгә бердәмлек теләп чыгыш ясады. Корбан ашы уңаеннан туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре лицейның беренче катына ислам тематикасына багышланган күргәзмә әзерләгәннәр иде.