КОЛЯСКА ЛЫЛАР “ЯШЬЛЕК”КӘ ҖЫЕЛДЫ.

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Шимбә көнне “Яшьлек” скверында коляскалы инвалидлар фестивале узды. Районыбыздан анда катнашырга җитмештән артык кеше чакыру алган иде. Фестивальдә катнашучыларны мунициапль район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде. Тантананың сәбәпчеләре концерт карадылар, төрле спорт уеннарында, конкурсларда кат- наштылар. Авиамодельләр, чүлмәк, агачтан конструкцияләр ясау буенча осталык класслары да үткәрелде. Аннан район, республика, Россия күләмендәге ярышларда актив катнашып призлы урыннар яулауга ирешкәннәр, инвалидлар җәмгыятенең актив әгъзалары бүләкләнде. Миләүшә Хәсәнова белән Рөстәм Хөснуллинга муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановның Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International