МИЛЛӘТЛӘР КРОССЫ ДҮРТ ҖИРДӘ УЗДЫ.

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

16нчы сентябрь көнне Мамадышта һәм авылларда “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көне узды. Массакүләм йөгерешләр Совет урамындагы үзәк мәйданда, Җиңү паркында, “Яшьлек” скверында, “Олимп” спорт комплексы стадионында оештырылды. Башта балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр (100 м), аннан 1-2нче (200 м), 3-4нче (400 м), 5-6нчы (500 м), 7-9нчы (600 м), 10-11нче сыйныфлар укучылары, ахырдан предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре, пенси- онерлар стартка басты. Хатын-кызлар – 1 километрлы, ирләр километр ярымлы дистанциядә көчләрен сынадылар. Ярышларда катнашучыларга җанатарлар көч биреп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International