“ЙОЛДЫЗЛАР ЯҢГЫРЫ“ СТАРТ АЛА.

2017 елның 15 сентябре, җомга

Киләсе атнадан шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләренең үзешчән сәнгать коллективларының шушы исем астындагы фестиваль-конкурсына старт биреләчәк. Тамашачылар хөкеменә иң беренче булып “Әкият“ һәм “Бәләкәч“ балалар бакчалары коллективлары үзләренең чыгышларын тәкъдим итәчәкләр. Әлеге бәйге-конкурс агымдагы елның Экология елы, ТАССРның 100 еллыгын каршылау һәм 2018нче елда Россиядә Театр елы кысаларында үткәрелә. Коллективлар ун номинациядә мәртәбәле жюри һәм, әлбәттә, тамашачы алдында сынау тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International