Без уңыш җыеп алуны авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иген басуларында гына түгел, мәктәпләрнең тәҗрибә участокларында да күрергә күнектек инде. Бер көнне шәһәр мәктәпләренең яшелчәләр басуларында булырга туры килде. Һәр белем бирү учреждениесенең үз участокларында һәр аяз минутны файдаланып калырга тырышуын күрергә насыйп булды. Шәһәрдәге 1нче санлы урта мәктәп укытучылары кишер алалар иде. Аны узган шимбәдә Казанда узган ярминкәдә сатып кайттылар алар. Красная Горка урта мәктәбе чөгендер басуында мәш килә. Ярты гектар биләгән чөгендернең уңышы начар чыкмады. Өченче, дүртенче санлы урта мәктәп белән 2нче санлы лицей да үстерелгән яшелчәләренең үзләреннән артып калганын ярминкәләрдә сатарга, балалар бакчаларына тапшырырга ниятлиләр. Лицей “ПМК Мелиорация“ җәмгыятенә үзенең техникасы, бәрәңге казыгычы белән дә ярдәм итә. Моның өчен оешма учреждениегә “икенче икмәк“ бирәчәк. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, дүшәмбегә мәгариф учреждениеләре барлыгы 460 тонна бәрәңге, 58 тоннадан артык чөгендер, 42 тонна кишер, 21,5 тонна чамасы суган 14,79 тонна кәбестә алганнар иде инде. Якын көннәрдә барлык яшелчәләр дә алынып бетәчәк. Мәгариф учреждениеләре җиләк-җимешләр уңышын җыеп та, шактый кайнатма, эчемлекләр әзерләделәр. Соңгы вакытта виктория үстерү популярлаша башлады. Бүгенге көндә бер гектарга якын мәйданны били ул. Мәктәпләр алга таба әлеге төр җиләк- нең мәйданнарын арттырырга ниятлиләр.