Татарстанга хаҗ кылучыларның чираттагы төркеме кайта.

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

14 сентябрьгә каршы төндә «Казан» аэропортына Татарстан хаҗиларыннан торган ике рейс кайтып төшәчәк. Хаҗиларның күпчелеген республиканың зур шәһәрләрендә яшәүчеләр тәшкил итә. 40 кешелек беренче төркем Зөлфәт хәзрәт Габдуллин җитәкчелегендә «ДУМ РТ Хаҗ» программасының «Стандарт» пакеты буенча изге җирләрдә булды. Йөз кешелек икенче төркем катнаш маршрут белән «Хаҗ-эконом» пакеты буенча Мәккәгә барды.

Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 00.50 сәгатьтән 02.00 сәгатькә кадәр аэропортта да каршы алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International