Мамадышка өйрәнергә ераклардан киләләр.

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Аның төп оештыручысы – Краснодар краендагы, бөтен Россия күләмендә кукуруз орлыклары белән тәэмин итү буенча данлыклы булган “КВС РУС“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
–Бу семинарны без Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Казан Агрохимсервис“җәмгыяте булышлыгы белән үткәрәбез. Максаты – кукурузны бөртекккә һәм силоска үстерү технологияләрен, үзенчәлекләрен күрсәтү, – ди авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, “КВС РУС“ җәмгыятенең коммерция директоры Алексей Чернявский.

Кунакларга төрле срокларда, төрле тирәнлектә, төрле чәчү нормасы белән, үсемлекләр арасын төрлечә калдырып чәчелгән; үскән чакларында төрле микъдарда тукландыру үткәрелгән участокларны күрсәттеләр. Сүз дә юк, алар бер-берсеннән аерыла. Чәчү срокларына һәм өстәмә тукландыру күләмнәренә карап, кукурузларның буйлары, чәкәннәренең зурлыклары да төрлечә. “Яра“ ЯАҖ белгечләре кукурузны нинди минераль һәм микро ашламалар белән тукландыруның отышлы булуы турында сөйләде. “AMAZONE“ фирмасы вәкилләре туфрак эшкәртү, минераль ашламалар кертү техникаларын, чәчү агрегатын, чәчүлекләргә агу-химикатлар сиптерү җайланмасын тәкъдим иттеләр; аларның эшләү принципларын аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International