Сабыр булыйк, җәйгә озак калмады.

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Казанны Россиядә спорт башкаласы, дисәләр, Мамадыш исә, районнар арасында әлеге исемгә лаек, дияр идем. Шәһәребездә соңгы елларда төзелгән спорт корылмалары шулай дип әйтергә җирлек бирә. Сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен шартлар да тудырылган, шөгыльлән генә.

Бу нисбәттән авыллар да читтә калмый. Кайбер торак пунктларында пәйда булган спорт мәйданчыклары, хоккей тартмачыклары авылларда яшәүчеләрнең яраткан урыннарына әве- релде. Район үзәгендә тагын бер спорт корылмасы – бассейн турында сүз кузгалгач та, күпчелек моңа ышанмагандыр. “Олимп“ балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә бар бит инде, икенчесе нигә кирәк аның, дип әйтүчеләр дә булгандыр. Ничек кенә булмасын, кечкенә дә төш кенә, дигәндәй, “Олимп“тагы бассейн ничә еллар хезмәт итте. Хәзер ул замана таләпләренә җавап бирми. Бүген андый зурлыктагы сулыклар Мәскәү астындагы Рублевкадагы олигархлар, калын кесәлеләр яши торган һәрбер коттеджда бардыр. Яңа бассейн төзү өчен район җитәкчелеге тырышты, үз дигәненә иреште һәм җәй азагында шәһәр ипподром-стадион территориясендә эшләр башланып та китте. Объектны башкалабыз Казанның “Фортекс“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзиячәк. Әлеге оешма безне Боз сарае белән сөендергән иде инде. Бүгенге көндә булачак өсте ябулы бассейнның котлованы казыла. Корылманың барлык мәйданы 1300 квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк. Су өслегенең озынлыгы 25 метр, киңлеге дүрт юллы (дорожка) булачак. Биредә төрле максатлар өчен берничә бүлмә, кабинет булдыру да каралган. Спортның су төрләре буенча төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыруны, йөзү буенча өйрәнү-күнегү дәресләре, ритмик гимнастика (аэробика), гомуми физик әзерлек үткәрүне күз уңында тотып корыла торган әлеге спорт объектын киләсе елның җәенә төзеп бетерү планлаштырыла. Шуңа күрә, бераз сабыр булыйк, җәй хәзер килеп җитә ул. Иманым камил, мамадышлылылар аның ачылуын зур түземсезлек белән көтеп алачаклар. Барлык яшьтәгеләрнең яраткан урынына әверелер ул. Кем белә, бәлки йөзү серләрен анда төшенгән балалар арасыннан заманында йөзү буенча үзләренә тиң булмаган америкалы Майкл Фелпс, россияле Алексей Попов кебек суда йөзү осталары чыгар?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International