Яхшы дәрес бирүче укытучылар (аларны русчала- тып “урокодатель” диләр), бөтен күңелен, сәләтен биреп эшләүче иҗади у к ы т у ч ы -т ә р б и я ч е л ә р бар. Алар укучының якын киңәшчесенә, икенче әти-әнисенә әйләнә. Ринатта бу сыйфатларның икесе дә тигез урын алган. Хезмәтенең нәтиҗәсе булып, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, Мәгариф министрлыгының күпсанлы Мактау кәгазьләре, төрле дәрәҗәдәге грантлар тора. Үзе дә, укучылары да–бик күп мәртәбәле конкурслар җиңүчесе. Быел мактаулы исемнәр исемлеге тагын берсе белән баетылды. Ринат Миңлегаян улы Татарстан Республикасының Ризаэтдин Фәхретдин премиясенә лаек булды. Безнең буын үзен укыткан укытучыларны хөрмәт белән яратып искә ала. Хәзерге буын ничек булыр, ләкин иманым камил, мәктәпне тәмамлагач, Ринат абыйларын укучылары хөрмәтләп, яратып искә алырлар. Өстән кушылганны эшләргә өлгереп барып булмый торган, үз инициативаң, хыялың белән эшләргә урын булмаган бу заманда да Ринат балаларның күңелен күрерлек матур кичәләр, шулай ук өстәмә белем бирүдә әллә нинди кызыклы сыйныфтан тыш эшләр уйлап таба, фантазиягә бай чара- лар уздыра, укучыларына онытылмаслык хатирәләр бүләк итә. Ул уздырган экскурсияләр, походлар балалар күңелендә саклана. Коллегалары әйтүенә караганда, Ринат Миңлегаянович уздырган кичә дә, бәйрәмнәр дә үзгә, кешенекен кабатламый торган, карап утырырга рәхәт, сизелми дә узып китә торган була. Язу сәләте дә мулдан бирелгән “Нократ“ газетасының Дмитрий Крещенов исемендәге премиясе лауреатына. Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы булып торуы да күп нәрсә турында сөйли. Ринат, дәрәҗәле укытучы булуы өстенә, Урта Кирмән авылының горурлыгы да. Кирмән тарихы, аның тарихи истәлекләре, изге чишмәләре, күркәм кешеләре турындагы язмалары, эзләнү эшләре белән нинди газета-журналларда гына басылмады икән. Фәнни-методик “Мәгариф” журналының да даими авторы ул. Авылкүләм чаралар уздырырга да аның ярдәмен, авылдашлары гына түгел, күрше авыл җитәкчеләре дә сорый. Чөнки тапкырлыгы да, белеме дә, оештыру сәләте дә җитәрлек, вакытын да таба белә. Ир-атка йөкләнгән бурычлары да үтәлгән Ринатның. Төп нигезне саклап авылда калган, өч малай бер кыз үстергән, йорт җиткергән, агачлар утырткан ир уртасы–дүрт оныкка яраткан бабай. Район тарих, җәмгыять белеме укытучылары исеменнән хатыныгыз Һаҗәргә, балаларыгызга ныклы терәк булып, яраткан эш урыныгызга кирәкле булып, сәламәтлек белән яшәвегезне телибез.