“Яңа уку елын ничегрәк башлап җибәрәләр?“ – дигән сорауга җавап эзләп, бер сәгать вакытымны шәһәребездәге композитор Яруллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә уздырып чыктым әле. Бала-оныкларының дәрестән чыкканнарын ишек төбендә сабыр гына көтеп утырган ата-аналар, әби-бабайлар белән исәнләшеп, эчкә узам. Кыңгырау шалтырады. Коридор музыка коралы, биштәрләр күтәргән эреле-ваклы бала-чага белән тулды. Биюче кием- леләре бигрәк күп. Мәктәп директоры Ольга ХӘСӘНОВАның фортепиано дәресеннән чыгып килеше иде. Ул мине кызыксындырган яңалыклар-проблемалар турында барган уңайга сөйли дә башлады: –Быелгы уку елына да планнар киң масштаблы һәм иҗади. Төп яңалыкларның берсе–түләүле курслар оештырмакчы булабыз, до- кументлар хәзергә проку- ратурада тикшерү уза. Ба- рысы да закон кысаларында эшләнсен, дип тырышу. Укучының теләге, мөмкин- леге, булдыклылыгына бәйле рәвештә иҗади үсешен камилләштерәбез, теория предметларын өйрәнгәндә кызыксынуларын арттыру өчен яңа инновацион алымнар, технологияләр, формалар кулланабыз. “Сәләтле бала“ муниципаль програм- масы кысаларында эшчәнлегебезне тагын да активрак җәелдерәчәкбез. Укучылар контингентын сакларга омтылабыз, мәктәп ташла- уның һәр конкрет очрагын анализлыйбыз. Профильле уку йортлары, өстәмә белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлекне дәвам итәбез. Педагогик кадрлар квалификациясенең оптималь дәрәҗәсен тәэмин итү, укыту һәм тәрбия процессының сыйфатын яхшырту, матди-техник базаны тагын да күтәрү өстен- дә дә максатчан эшлибез. Төрле дәрәҗәдәге конкурслар, фестивальләр, олим- пиадалар, күргәзмәләр, концертлар, шәһәрдә үткән барлык чараларда да актив катнашачакбыз. “Йолдыз- лык“ конкурсының бөтен номинацияләренә дә балалар әзерләмәкче булабыз. Быел–Диана Мишкина истәлегененә фестиваль елы да. Агымдагы уку елының мак- танырлык беренче уңышы бар да инде: ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылау кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы һәм “Татар- мультфильм“ берләшмәсе уздырган “Татарстан гасы- ры“ бәйгесендә укучыбыз Гүзәл КУРБАТОВА (укытучысы Ришат НИЗАМИЕВ) җиңү яулады, бу көннәрдә алар бүләкләү тантанасын- да катнаштылар. Коллективыбыз берсеннән-берсе уникаль, үз өсләрендә туктаусыз эшләүче, сәхнәдә иҗат итүче, белгәннәрен балаларга түкми-чәчми өйрәтүче яшь кадрлар белән тулыланды, Әйдәгез, үзләре белән якыннан танышабыз, –дип, директор, педагогларны кабинетына чакырта башлады. Каршыбызда–баян классы укытучысы Илназ ӘГЪЗАМОВ. Ул шушы музыка мәктәбенең баян буенча Эльмира ВАСИЛЬЕВА классын, аннары Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен “бишле“ билгеләренә генә тәмамлаган. – Студент елларында ук күренекле җырчы һәм продюсер Виталий Агапов төркеме белән йөреп, 16 килограммлы баянны ике сәгать дәвамында сәхнәдә күтәреп торып, яхшы уйнар- га, концерт куярга өйрән- дем. (Көлә). Бер елым хәр- би хезмәттә үтте, аннары Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университе- тында бер еллык курсларда укыдым. Зур шәһәрдә яшәргә һәм торыр урын өчен түләргә акча кирәк булгач, кибеттә кәрәзле телефон- нар да саттым. Менә шундый белем-сабаклар алып, чыныгып, туган ягыма эшкә кайттым. Пятилеткадан көн дә килеп укытып йөрим, белгәннәремне шәкертләремә өйрәтергә, районның мәдәни тормышында актив катнашырга исәп,– дип сөйләде ул. Яшь хореограф Алек- сей ЕРМОЛАЕВ–тагын да “текәрәк“ булып чыкты. Чувашиянең Шумерле шәһәрендә туып үскән би- юче егет алдына зур максатлар куя. Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетында белем алуын дәвам итә. Бик күп мастер - класслар уза, әле бу җәйдә генә дә Санкт-Петербургта дөнья күләмендә танылган Мексика, Һиндстан биючеләреннән дәресләр алган, Мәскәүдә кастинг үткән. Башкалабызда Универсиа- даны ачу һәм ябу тантаналарында катнашуы белән чын күңелдән горурлана. “Движение-2017“, “Траектория КИДС“, “Йолдызлык“ фестивальләрендә узган елгы җиңүләр–хезмәттәше Илшат ШӘЙМӘРДӘНОВ белән иҗади тандемда балалар белән армый-талмый эшләп ирешкән уңышлары. Биючебез үзе 15нче октябрьдә Мәскәүдә ачылачак, аннары Сочида дәвам итәчәк Яшьләр һәм студент- ларның бөтендөнья фести- валендә (170 ил килә!) чыгыш ясаячак. –Мамадыш балалары башкалардан аерылып торалар, аеруча сәләтлеләр. Алар техник сабак алып, күне- гүләрне гади итеп башка- рып кына калмыйлар, биюне күңелләре белән тоя, мөстәкыйль импровизация ясый, чын мәгънәсендә бии беләләр! Дәресләргә бик теләп йөриләр, йөгереп киләләр, яратып, үзара аңлашып эшлибез, ата-аналары да шат. Иң мөһиме – балада предметка карата кызыксыну уята белү, иҗат утын кабызу, шәхси үрнәк күрсәтү икәнен төшендем мин,– диде Алексей Олего- вич. –Бездәге иҗади атмосферадагы “сәнгать чире“ барысына да йога. Техник персонал Нәзирә МӘГЪСҮМОВА җитәкчелегендә бөтен коллективның ничек итеп чәчәкләр үстерүен (шәһәр үзәгенә искиткеч бизәк бит, ел саен үз номинациябездә беренчелекне яулыйбыз!); инде пенсия яшендәге урам җыештыручыбыз Илсур ВӘЛИЕВның тынлы музыка кораллары ансамбленә йөрүен, буш вакыты булган саен Александр ШТЕЙН- ГАУЭР янында гитара чиртеп утыруын, өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребезнең ничек итеп сәнгатькә тартылуын күрсәгез икән сез! Музыка – киңкырлы шәхес тәрбияли, позитив кузгата, яшәү дәрте уята, “музыка- сыз ярамый!“! – диде Ольга Борисовна, җыр сүзләрен көйләп. Һәм баланы музыка мәктәбенә йөртү өчен 10 сәбәп турында исенә төшерде. Бию элементлары кабатлыйкабатлый, янында очынып барган кызын җитәкләгән танышым Рәмзия ШӘФЫЙКОВА белән сәнгать мәктәбеннән бергә чыктык. – Өч балам бар. Олы улым Исламга 16 яшь тула инде. Рәссам Ришат Низамиев классында укый. Киләсе елга урта һәм сәнгать мәктәбен дә тәмамлый. Киләчәктә һөнәрен архитектура, дизайн белән бәйләмәкче. Хыялга максатчан барачакбыз. Кулы эш белгәч, кешеләр арасында кирәге чыккач, әйбәт бит инде. Уртанчысы Нурсил ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Самирама–8 яшь. Мәктәпкә дә, монда да үзе генә йөри инде хәзер. Өйдәге көзге каршында аяк очларына басып, укытучысы Фәүзия ГАБДЕЛХӘЕВНАны кабатларга маташа, соңгы арада аның исеме телдән төшми. Көннәр буе теле- фонда бөкрәеп утырганчы, монда гәүдәсен төз тотарга, матур йөрергә, сәхнәгә чыгарга өйрәнәчәк, кыз бала өчен барысы да мөһим. Үз күзләрем белән күрим, белим, дип, “разведкага“ килгән идем бүген, бик ошады. Ияреп үзем дә барыр идем әле. Эх, безне бәләкәй чагында мәҗбүриләп йөртүче генә булмаган,–диде ул. Көлештек. Мин дә шул ук фикер белән чыгып барам бит бу мәктәптән... АЛСУ СПИРИДОНОВА