Киләсе атнадан шәһәр оешма-предприятиеләре, бюд- жет учреждениеләренең үзешчән сәнгать коллективла- рының шушы исем астындагы фестиваль-конкурсына старт биреләчәк. Тамашачылар хөкеменә иң беренче булып “Әкият“ һәм “Бәләкәч“ балалар бакчалары кол- лективлары үзләренең чыгышларын тәкъдим итәчәкләр. Әлеге бәйге-конкурс агымдагы елның Экология елы, ТАССРның 100 еллыгын каршылау һәм 2018нче елда Россиядә Театр елы кысаларында үткәрелә. Коллектив- лар ун номинациядә мәртәбәле жюри һәм, әлбәттә, та- машачы алдында сынау тапшырачаклар.