«Продпрограмма» АПК» ҖЧҖеннән Сания Насыйбуллина машина белән сыер саву операторлары арасында иң яхшы һөнәре иясенә XXVI Бөтенроссия конкурсында приз алды.

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Мордовия Республикасында машина белән сыер саву операторлары арасында иң яхшы һөнәр иясенә XXVI Бөтенроссия конкурсы узды. Ярышта илебезнең 60 төбәгеннән 66 кеше катнашты. Конкурста катнашучыларның һөнәри осталыгы 4 этапта бәяләнде: теоретик этап, саву аппаратларын сүтеп җыю, санитария әзерлеге һәм сыерларны саву процессы.

Судьялар алдынгыларны 5 номинация буенча ачыкладылар. Җиңүчеләргә бүләкләрне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Харон Амерханов, Мордовия Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Владимир Сидоров һәм башкалар тапшырды.

Ярышлар йомгаклары буенча «Конкурсның абсолют чемпионы» номинациясендә җиңүче булып Мордовия Республикасының «Новотроицкая» агорофирмасы” ҖЧҖеннән машина белән сыер саву операторы Людмила Семенкина танылды.

«Хатын-кыз. 45 яшьтән өлкәнрәк ветераннар» номинациясендә Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының «Продпрограмма» АПК» ҖЧҖеннән сыер савучы Сания Насыйбуллина җиңүче булып танылды.

Сания Насыйбуллинаның бу тармактагы стажы 29 ел. Хезмәт эшчәнлеге дәвамында ул машина белән сыер савучы булып «Кызыл флаг» колхозында, «Кызыл флаг» ҖЧҖендә, «Сабан» ҖЧҖендә эшләгән, ә 2009 елдан «Продпрограмма» АПК» ҖЧҖендә эшли. Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, Сания Насыйбуллина хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы, тыйнаклыгы, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Ул даими рәвештә үз осталыгын камилләштерә һәм рәхәтләнеп үз һөнәренең серләрен яшь белгечләргә төшендерә. 2017 елда Сания Насыйбуллина машина белән сыер саву буенча алтынчы мәртәбә Татарстан Республикасының абсолют чемпионы булды. Элегрәк ул Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән иде һәм «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исеменә лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International