Төбәгебез тарихында гына түгел, мөселман кинемотаграфиясе тарихында да райондашыбыз Нәсих Фазлырахмановның исеме алтын хәрефләр белән уелып калачак. 2010нчы елда, Мамадыш районы Алгай авылында төшерелгән “Бибинур“ фильмында ул кайчандыр җимерелгән мәчетнең ташларын җыеп йөрүче ялгыз авыл карты ролен оста башкара. Фильмны әзерләүчеләрне Нәсих бабайның тышкы кыяфәте, эчкерсез елмаюы, яктылык һәм яхшылык сирпеп торучы карашы әсир итә.
Фильмдагы роле, мәрхүмнең тормыш юлына багышланган тапшыруны бүген “МамадышТВ“ телеканалы эфирында карый алачаксыз. Башлана 17.30 сәгатьтә.