Иртәгә район мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, шәһәрнең хезмәт коллективлары төштән соң Нократ елгасының аргы ягына – күпердән уң яктагы яр буен җыештырырга чыгачаклар.
Акция Экология елы уңаеннан үткәрелә, анда авыл җирлекләреннән дә катнашырлар, дип көтелә. Җыелу вакыты – 13 сәгатьтә. Акциядә теләге булган бөтен кеше дә катнаша ала.