Газета укучылар сорауларына Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды (ТР ТММИФ) мәҗбүри медицина иминиятен һәм иминият медицина оешмалары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру бүлеге башлыгы РОЗА ТЫНЧЕРОВА җавап бирә: –Диспансеризация, дигән булып Медицина үзәгеннән аны яшәү урыны буенча поликлиникада түгел, ә шәхси клиникада үтәргә тәкъдим итеп шалтыратканнар иде. Анда тикшеренү түләүле булып чыкты. Иминият компаниясе миңа тоткан акчаларымны кире кайтарыр микән? –Кызганыч, соңгы вакытта диспансеризация, дигән булып, түләүле хезмәтләр күрсәтүне көчләп тагу очраклары ешайды. Шәхси медицина фирмалары вәкил- ләренең, телефоннан шалтыратып, төрле хезмәтләр күрсәтергә, шул исәптән диспансеризация үтәргә тәкъдим итү очраклары бил- геле. Аларның кайберләре намуслы булмаган ысуллар- дан файдаланырга да тартынып тормый. Кулланучы почмагы Пациентлар хокукларын яклап Без нинди медицина хезмәтләре күрсәтүдән түләүсез файдаланырга хокуклы? Алар сүз үзләре өчен түләүсез үткәрелә торган диспансеризация турында бара, дип уйлыйлар һәм күрсәтелгән хезмәт өчен түләргә кирәклеген факт буенча гына аңлыйлар. Мондый очракларда иминият компаниясе тотылган акчаны кире кайтарта алмый. Диспансеризация бары тик гражданнар беркетелгән поликлиникаларда гына үткәрелә. Аны үткәндә барлык белгечләргә күренү дә, тикшеренүләр дә бушлай гамәлгә ашырыла. Өстәмә тикшерү үткәрергә яки диагнозны тәгаенләргә кирәк булса, табиб гражданны диспансеризациянең икен- че этабына җибәрә, медицина хезмәтләре күрсәткән өчен бу вакытта да акча алынмый. –Электрон полисны кайда алырга була? Минем мәҗбүри медицина иминияте полисым иске. Аны алыштырырга кирәкме? –Хәзерге вакытта актив рәвештә иске полисларны яңаларына алмаштыру процессы бара. Бу эшнең үзенчәлеге шунда: яңа полисларны кәгазьдә генә түгел, электрон чыганаклы пластик карта рәвешендә дә эшләтергә була. Полислар якын арада алыштырылса, әйбәт булыр иде. Бердәм үрнәктәге яңа полисны рәсмиләштерү өчен иминият компаниясенә гариза язарга һәм кирәкле документларны тапшырырга кирәк. Полисны рәсмиләштерү тәртибен аны бирү пунктларында ачыкларга мөмкин. Полислар бирү пунктларының адресларын fomsrt.ru сайтында яки Фондның контакт-үзәгендә табарга була. –Минем универсаль электрон картам бар, ә полисым юк. Миңа аны рәсмиләштерергә кирәкме? –Универсаль электрон карталар Россия Федерациясендә киң таралмады, аларны хәзер ясаудан туктадылар, шуңа күрә сезгә полисны рәсмиләштерергә кирәк булачак.