Онлайн сатып алуны ничек уңышлы итәргә?

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Интернет җәмгыять тормышында үзгә бер мәгълүмат чыганагы гына түгел, ә матди кыйммәтләр чыганагы буларак та санала. Интернет- кибетләр хәзер көндәлек тормышыбызга ныклап керде. Дистанцион сатып алуны ничек башкарырга? Әлеге һәм башка сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм көйләү бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты ДИАНА ШӘЙДУЛЛИНА җавап бирә.

–Безгә гражданнардан сатып алучының интернет-кибеткә заказ биргән товарга түләнелүе, әмма аның килмәве, яисә алынган товарда кимчелекләрнең булуы, дәгъваларны белдерү мөмкинлеге турындагы мөрәҗәгатьләр килә. Сайтта күрсәтелгән телефон номерлары, гадәттәгечә, җавап бирмиләр, сатучы, аның адресы турында мәгълүмат сайтта бөтенләй булмый. Сатып алучы аптырашта. Нишләргә? Интернет-кибетләргә заказ биргәндә сатып алучы сатучы белән дистанцион рәвештә бәйләнештә була. Шуңа күрә, иң әүвәл фирманың ышанычлылыгына игътибар итәргә кирәк. Чөнки мондый сәүдә нокталарының кайберләре үзләренең сайтларында юридик адресларын, ОГРН, сатучының тулы исемен күрсәтүне кирәк, дип санамыйлар. Бу кулланучыга хокукларын яклаганда кыенлыклар тудыра. Намуслы сатучы исә закон таләп иткәнчә сатып алучыга барлык мәгълүматларын да урнаштыра. Югарыда телгә алынган Кагыйдәләр нигезендә сатучы ваклап сатып алу-сату килешүе төзегәнче сатып алучыга товарның куллану үзенчәлекләре, сатучының адресы, товар җитештерелгән урын, сатучының тулы фирма атамасы, товарның бәясе һәм аны алу шартлары, товарны китерү, шулай ук килешү төзү турында тәкъдимнең гамәлдә булу вакыты турындагы мәгълүматларны җиткерергә тиеш. Шунлыктан дистанцион рәвештә товар сатып алганчы, интернет-кибетләргә игътибар белән якын килергә кирәк. –Нәрсәгә игътибар итәргә соң? –Алар турындагы фикерләрне өйрәнегез, сайтта фирма-сатучы, түләү ысуллары, китереп бирү турындагы мәгълүматларны, кире элемтә өчен контактларны барлагыз. Шул ук вакытта дәгъва белдерү ысуллары һәм акчаны кайтару турындагы мәгълүматларны белү дә комачау итмәс. Кулланучыларны яклауның тәүлек әйләнәсендәге хезмәтнең барлыгын тикшерегез. Әгәр сатучы турында мәгълүмат аз яисә ул бөтенләй юк икән, үзегезгә кирәкле товарны башка җирдән эзләгез. Сатучы сездә шик тудыра калса, алдан түләү шартына риза булмагыз. Иң уңайлысы – барлык таләпләргә җавап бирә торган кибеткә мөрәҗәгать итегез. ИСЕГЕЗДӘ ТОТЫГЫЗ: “Бушлай сыр, тычкан капкынында“ гына була. Әгәр сыйфаты ягыннан охшаш товарның бәясе башка кибетләрнекенә караганда арзанрак икән. аны сатучы белән сак булу комачау итмәс. –Товарны китергәндә сатып алучының гамәлләрендә нинди алгоритм булырга тиеш? –Сатып алучыга чек бирелергә, кабул итү-тапшыру актына кул куелган булырга, яисә китереп бирү кәгазенә кул куелган булырга тиеш. Закончалык нигезендә сатучы товарны китереп биргәч тә сатып алучыга рус телендә язылган язмача мәгълүмат тапшырырга бурычлы: кайдан булуы, җитештерүченең (сатучының) фирма атамасы, оешманың урнашкан урыны, сатып алучыдан дәгъвалар кабул итәргә җитештерүченең яисә товарга ремонт һәм техник хезмәт күрсәтүченең упол- номоченные турында. Чит ил товарларына – аларны җитештергән ил исеме. Товарны курьер кулында ук тикшерегез. Кимчелекләр була калса, аны кире кайтару мөмкинлегегез бар. –Нинди товарлар дистанцион сатуда тыелган? –Безнең очракта–алкоголь продукциясен, даруларның кайбер төрләрен һәм кайбер товарларны. –Әгәр товар сатып алучыга килеп ирешмәсә? –Акча түләп тә товар сатып алучыга килмәсә, ә сатучы алынган акчаларны кире кайтарудан баш тартса, аның урнашкан урыны буенча хокук саклау органнарына мөрәҗәгать ите- гез. Моның өчен төзелгән килешүне раслый торган документлар булырга тиеш (сатучының реквизитлары күрсәтелгән товар өчен түләгәнлеккә документ, товарны тәкъдим иткән һәм килешү шартлары күрсәтелгән интернет-сайттан бастырып алынган кәазьләр, сатучы турындагы мәгълүматлар һ.б.). Әгәр сатучы эшчәнлеген дәвам итә, сез сатып алу-сату турындагы килешү төзелгәнлекне һәм аның шартларын раслый торган җитәрлек мәгълүматларга ия икәнсез, бозылган хокукларыгызны яңадан кайтаруны сорап, судка мөрәҗәгать итә аласыз. Кулланучылар исклар буенча Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турындагы закончалыгы нигезендә дәүләт пошлинасы түләвеннән азат ителәләр. Проблемалар туа кала икән, мамадышлылар безгә мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International