“Аек Россия” федераль проекты вәкиләре Россия хакимиятен алкогольне интернет аша сатудан баш тартырга чакыра. Җәмәгатьчеләр change.org порталында шуның белән бәйле петиция булдырган.
Алдан Сәнәгать министрлыгы Финанс министрлыгы тарафыннан эшләнгән проектны килештергән. Аның нигезендә Россия сырасын, ә алга таба чит ил җитештерүчеләренекен дә интернет аша сатуны рөхсәт итү күздә тотыла. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы бу инициативага каршы чыккан.
“Бу инициативаның яраксызлыгы инде күп тапкырлар расланды. Алкогольне интернет аша сатуны рөххсәт итү спиртлы эчемлекләрне балалар да сатып ала алачак дигән сүз. Чөнки контроль механизмнары эшләнмәгән Шулай ук бу соры базарның үсешенә китерәчәк.Бу Россиядә алкоголь куллану белән булган болай да аяныч вәзгыятне тагын да кискенләштерәчәк кенә”, - дигән Хамзаев.