Шул ук елның 16нчы октябрендә Мамадыш өязенең Ерыкса авылына укытучы итеп җибәрелә. Нәкъ өч елдан – Үрәсбашка, ә 1885нче елның 16нчы сентябрендә Иске Юмаин мәктәпләренә күчерелә. Ике айдан Симеон Гаврилов Мамадыш өязенең Берсут авылындагы, 1890нчы елның 5нче августыннан Владимирдагы чиркәүләрдә диакон булып хезмәт итә. 1898нче елның 2нче маенда, “файдалы пастырь эшчәнлеге“ өчен, аны Юкәче авылындагы Изге Ана Казан иконасы исемендәге чиркәүгә свя- щенник итеп күчерәләр. 1888-1898нче елларда ул Колышчы земучилищесы һәм Владимир мәктәпләренең закон укытучысы булып тора. Аның исеме белән Кумырык авылындагы чиркәү-приход, Березовая Полянадагы гра- мота, Ташлыяр һәм Шәдче башы, Юкәче, Мунчала күле, Җөри авылларындагы дин мәктәпләре дә нык бәйләнгән. 1895нче елның 5нче сентябрендә ул тырыш хезмәте һәм үрнәкле булганы өчен махсус бүләкләнә. 1897нче елның 7нче июнендә аның тырыш хезмәтләре скуфье белән билгеләп үтелә. Шул ук елны аңа “1897нче елда беренче гомуми халык санын исәпкә алудагы хезмәтләре өчен“ караңгы-бронза төсендәге медаль тапшырыла. Моннан тыш ул Император Александр III тыныч патшалык итү истәлегенә көмеш медаль белән бүләкләнә, аны Алек- сандр лентасында йөртү хокукына ия була. 1901нче елда Симеон Гаврилов чиркәү-приход мәктәпләрендә Алла Кануннарын укыткан өчен епархиаль нәчәльникләренең Рәхмәтенә дә ирешә. Җиде елдан, уңышсыз елда, шун- дый ук мактауга ул Казан губернасы җир идарәсе тара- фыннан да лаек була. Ул Анастасия Ананиевнага (1909нчы елда аңа 44 яшь була) өйләнә. Алар җиде бала – дүрт ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр: Василий, Николай, Михаил, Иоанна, Анна, Александр һәм Лидия. Симеон Гаврилов Юкәче авылы чиркәвендә 1916нчы елга чаклы хезмәт итә.
НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ әзерләде.