ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

6 март  көнне Мамадышта Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Совет урамы янәшәсендә урнашкан парклар төзекләндерү проекты буенча фикер алышу узачак.

 

23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.

Син үзеңне балаларың өчен үрнәк әтигә саныйсыңмы? Димәк, чит балалар өчен дә шундый әти була аласың. Бер көнгә генә булса да. Мамадышның әтиләр клубы әгъзалары моңа дәлил.

2018 нче елның 23 нче февралендә сәг. 18:00 дә Район мәдәният йортында бәйрәм концерты үткәреләчәк. Керү бушка. Рәхим итегез.

 

Тантанада Татарстанның барлык районнарыннан килгән делегацияләр катнашты.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг үтте.

Күптән түгел Халыкара стоматолог көне билгеләп үтелде. Ул – сәламәт тормышыбызны алардан башка күз алдына да китереп булмый торган табиблар бәйрәме. Мамадыш районы үзәк хастаханәсенең стоматология бүлекчәсе мөдире ЛИЛИЯ СӘГЪДИЕВА белән әңгәмәбез шушы темага багышланган

23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Ул – бәйрәм көне булып исәпләнгәнлектән, киләсе атнада өч көн – 23- 25нче февральләрдә ял итәчәкбез.

Янгын чыгу куркынычын алдан кисәтү, аның таралуына юл куймас, йортларда, фатирларда яшәүчеләрне искәртү, шулай ук яна торган биналардан кешеләрне чыгаруны үзвакытында оештыру өчен автоном янгын турында кисәтү җайланмалары (извещательләр) ярдәмгә килә. 

Хөрмәтле ветераннар, хәрби хезмәткәрләр! Сезне ихлас күңелдән какшамас рухлы, батыр йөрәкле Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм – бер- ничә буынның хәрби батырлыгына олы ихтирам белдерү, илебезнең иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтләү көне. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International