23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле ветераннар, хәрби хезмәткәрләр! Сезне ихлас күңелдән какшамас рухлы, батыр йөрәкле Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм – бер- ничә буынның хәрби батырлыгына олы ихтирам белдерү, илебезнең иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрне хөрмәтләү көне. Районыбызда яшьләрне патриотик рухта, хезмәт сөючән итеп тәрбияләү юнәлешендә ветераннарыбыз ифрат күп көч куя. Бөек Ватан сугышында, хәрби конфликтларда үзләренең гражданлык бурычларын намус белән үтәгәннәр, хәрби антына һәрвакыт тугры калганнар алдында хөрмәт белән баш иябез, олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сезнең батырлыкка сокланабыз, яшь буынга үрнәк итеп куябыз. Ир-атларыбызга саулык-сәламәтлек, рухи күтәренкелек, иминлек, бәхет телим. А.П.ИВАНОВ, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International