Стоматолог киңәше: тормышны һәм үзегезне яратыгыз

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Күптән түгел Халыкара стоматолог көне билгеләп үтелде. Ул – сәламәт тормышыбызны алардан башка күз алдына да китереп булмый торган табиблар бәйрәме. Мамадыш районы үзәк хастаханәсенең стоматология бүлекчәсе мөдире ЛИЛИЯ СӘГЪДИЕВА белән әңгәмәбез шушы темага багышланган.

–Лилия Әкрамовна, укучыларыбызны Мамадыш поликлиникасы табиб-стоматологлары белән таныштырып үтсәгез иде. –Бүгенге көндә Мамадыш үзәк хастаханәсендә стоматология бүлекчәсе бар. Аларда биш стоматолог-терапевт: Алсу Димиева, Лилия Сәгъдиева, Венер Ибраһимов, Миннегали Шәрәфетдинов, Наилә Вәлиуллина; гомуми практика стоматологы Виктория Никифорова, балалар стоматологы Эльвира Һадиуллина, табиб стоматолог-хирург Рафис Биктимеров эшли. Шәфкать туташлары Рузилә Фәсхиева, Лилия Мингалиева, Светлана Мотова, Фәридә Ибраһимова, санитаркалар Валентина Воробьева белән Ләйсән Данилова - безнең беренче ярдәмчеләребез. 2017нче елда бездә балаларның стоматология кабинеты ачылды. Районда табиб стоматолог-терапевтлар да эшли. Тәкәнеш табиблык амбулаториясендә – Гали Димиев, Зөлфәт Садыйков, Усалида – Рафат Әгъзамов, “Мамадыш“ совхозы бистәсе амбулаториясендә – гомуми практика табиб-стоматологы Артем Алексеев. Хастаханәдә теш протезлау бүлекчәсе дә бар. Анда табиб-ортопедлар булып Абдуллаян Яхин, Марсель Газизов, Да- мир Хаҗиев; теш техниклары булып Андрей Шигаев, Виталий Глухов, Хәлил Мөхәммәтҗанов, Дамир Заһидуллин, Разил Хаҗиев хезмәт куялар. Теш протезлау бүлекчәсен оештырган көннән башлап, шәфкать туташы Әлфия Мукминова, санитарка Гөлгенә Сибгае- ва үз эшен җиренә җитке- реп башкара. Безнең дүрт табибыбыз РФ Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Бүген дә үз эшләрен дәвам итүче, яшьләргә тәҗрибәләрен бирүче ветераннарыбыз Рафис Биктимеров, Алсу Димиева, Абдуллаян Яхин, Марсель Газизовка, лаеклы ялдагы Софья Вәлишина, Валентина Белова, Дания Мостафинага да мин бик рәхмәтле. –Стоматологта елга ике тапкыр булырга кирәк. Тешләр сызламаганда да моны эшләргә кирәкме? –Стоматологта елга максимум ике, минимум бер тапкыр булырга кирәк. Тешләр сызлый башлавын көтәргә кирәкми. Авыруны дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк бит. Тешләрегез исән икән, азыкны яхшылап чәйни аласыз. Тешләрнең торышына карап, организмның тулаем торышын фаразлап була. –Сөт тешләрен кайчаннан кайгырта башларга кирәк? –Алар турында чыга башлауга ук кайгыртырга кирәк. Ата-аналар, гадәттә, алар чыгып беткәч кенә кайгыртырга керешәләр. Бу – ялгыш фикер. Бала имә, ризык кабул итә. Ризык тешләргә дә утырып кала. Кабат ул кариеска китерә. Шуңа күрә аптекадан балаларның теш щеткасын сатып алырга киңәш итәм. Бала аны тота алмый икән, махсус силикон бармакчалар алырга кирәк. Сөт тешләрен алар ярдәмендә, теш пастасы белән чистартасың. –Кариес килеп чыгуга йогынты ясаучы төп азык-төлекне һәм зарарлы гадәтләрне атасагыз иде. –Кариес барлыкка китерүче аерым азык-төлекне атап булмый. Аларның һәркайсында организм өчен кирәкле нинди дә булса витаминнар, микроэ- лементлар бар. Тукланган- нан соң, азык калдыклары теш араларына кереп кал- масын өчен, авызны чай- карга кирәк. Аерым азык- төлекләрдән каты чәйне, бигрәк тә яшелен, кофе- ны күп кулланырга яра- мый. Алар тешнең эмален ашыйлар. Начар гадәтләр- гә – беренче чиратта тәмә- ке тартуны кертәм. Табак тешнең эмаленә үтеп керә, аның саргаюына, аңкауның ялкынсынуына китерә. –Эшегездә идеаль сәламәт тешләр белән очрашкан булдымы? –Идеаль сәламәт тешле кешеләр очрый, әмма аларкамда 80гә җитеп тә бер теше генә зарарланган ике очрак булды. Бүген безгә тиешле профилактик ча- ралар белән кызыксынып килүче пациентларның арта барулары сөендерә, билгеле. –Күзләрне чагылдыра торган елмаюны карт- лык көненә кадәр саклау өчен киңәшләрегезне һәм теләкләрегезне җиткерсә- гез иде. –Минем киңәшләр гади: –иртән һәм кичен авыз эч- леге гигиенасы; –теш сызлаганын көт- мәскә, вакытында килер- гә, табиб-стоматологтан курыкмаска. Хәзер бездә беренче айдан ук балалар- ның диспансеризациясе үткәрелә. Балаларның те- шләрен өч яшьлек чакла- рыннан дәвалый башлый- лар; –күбрәк, сөт, сөт продук- тлары, балык кулланырга. Нәкъ менә аларда сөяк тукымасын ныгытучы каль- ций бар. Рационыгызда һәрчак витаминнар чыга- нагы булган җиләк-җимеш һәм яшелчәләр булсын. Алар тарафыннан тешләр чистартыла да; – сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләне- гез, саф һавада йөрегез, сәламәт ризыклар белән тукланыгыз, өегездә һәм эштә тыныч мохит булды- ру – иминлек чыганагы шулар. Бөтенесе уңышка илтер. Ул булганда елмая- сы килер. Булу һәм картлык көненә кадәр яшәү өчен безгә күп кирәк мени? Бу турыда уйланыгыз һәм үзегез белән бүгеннән шө- гыльләнә башлагыз. Бөте- несе дә яхшы булыр! Әңгәмәне НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International