БӘЛАДӘН КОТКАРУЧЫ ҖАЙЛАНМА

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Янгын чыгу куркынычын алдан кисәтү, аның таралуына юл куймас, йортларда, фатирларда яшәүчеләрне искәртү, шулай ук яна торган биналардан кешеләрне чыгаруны үзвакытында оештыру өчен автоном янгын турында кисәтү җайланмалары (извещательләр) ярдәмгә килә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча дәүләт идарәсе тарафыннан соңгы ике елда балигъ булмаган балалар һәм өлкән яшьтәгеләр гомер кичерүче күпбалалы, тотрыксыз гаиләләр яши торган урыннарга аларны урнаштыру буенча хәйрия акциясе оештырылды. Шушы дәвер эчендә районда барлыгы 276 җайланма куелды. Алар ярдәмендә 18 кешенең гомере коткарып калынды. Аларның яртысын балалар тәшкил итте. Соңгы тапкыр җайланманың ярдәмен узган елның 24нче декабрендә бер гаилә үз җилкәсендә тоя. Күпбалалы гаилә яши торган йортның бер бүлмәсендә янгын турында кисәтү җайланмасы эшләп китә. Нәтиҗәдә, йорт хуҗасының әнисе һәм өч бала афәттән котылалар. “Автономлы янгын турында кисәтү җайланмасы төтен чыгуга эшләп китә – яктылыклы тревога сигналы кабына. Куркынычсызлык максатларында аны барлык райондашларыбызга да урнаштырырга киңәш итәбез. Ярдәм кирәк булса, без- нең күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә аласыз. Аны теләсә кайсы махсус кибеттән сатып алырга мөмкин. Андый сәүдә нокталары Казанда, Яр Чаллыда бар“, – ди ТРның Мамадыш районы Дәүләт янгын күзәтчелеге начальнигы Павел Руднев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International