Ни өчен кадастр бәясе ЕГРН күчермәсендә чагылмаска мөмкин?
Мамадышта район Мәдәният йорты төзекләндерелә, эш бәясе 300 млн сумга якын бәяләнә. Проектка федераль, республика һәм муниципаль акчалар кертелгән.
Мамадышта реконструкция эшләре барышында беренче кинотеатр - 70 һәм 130 урынлы ике кинозал булачак. Моннан тыш, мәдәният учреждениесендә күргәзмә үзәге, репетиция бүлмәләре һәм аерым кабинетлар җиһазландырылачак. Ике катлы бина 1984 елдан эшли, башта объект авыл мәдәният йорты буларак уйланылган, хәзер анда урын җитми. «Район Мәдәният йортын реконструкцияләү ике елга исәпләнгән. Бу РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" конкурсында Мамадыш районының җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды, - диелә хәбәрдә. Төзелеш эшләре вакытында районның мәдәни тормышы альтернатив мәйданчыкларда дәвам итәчәк, дип ассызыкладылар матбугат хезмәтендә. Дәүләт сатып алулары порталында объектны реконструкцияләүгә беренче тендер барлыкка килде. Эшләр 152,8 млн сумга бәяләнә, заказчы булып "ТР Главинвестстрой" ДКУ тора. Подрядчы килешүне үтәүгә 2024 елның мартында керешергә тиеш.
Мамадыш районында Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына багышланган чаралар оештырылды. Шулай ук районыбызда яшәүче Валерий Классенга "Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы хөрмәтенә" билгесе тапшырылды. Аңа ашамлыклар җыелмасы да бүләк итттеләр, яшәү шартлары белән дә кызыксындылар.
Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен үз эшләрен үстерү өчен партнерлык программалары бар
2024 елның 31 гыйнварында 18 сәгатьтән 1 февралендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Төбәк кадастр инженерларының еллык рейтингы басылып чыкты
Яшьләр Ышаныч телефонында квалификацияле педагог-психологлар эшли, алар Татарстан Республикасы территориясендә 24/7 режимында яшәүче яшь гражданнарга телефон аша ашыгыч рәвештә аноним психологик ярдәм күрсәтәләр
"Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында яңа фельдшер-акушерлык пунктын быел Гришкино авылында төзергә планлаштыралар. 38 ел эчендә су да, канализация системасы да булмаган бу учреждениедщ. Пункт мөдире булачак төзелешкә шатланып бетә алмый. Нина Кунаева сөйләвенчә, ул һәм аның хезмәттәше фельдшер ярдәмчесе 178 кешегә хезмәт күрсәтәләр. Чисталыкны, стерильлекне тәэмин итәргә кирәк, ә моның өчен чишмәдән су алып кайтырга кирәк.
Социаль салым түләүләре: алу процедурасы гадиләштерелгән
2024 елның 29 гыйнварында 18 сәгатьтән 30 гыйнварда 18сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү