Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары Ришат Роберт улы Сәмигуллин Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында өстәл бильярды буенча ярышларда икенче урынны алды.Ярышлар 8 ноябрьдә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында узды. Алтын - Сабада калды, бронзаны үзе белән Сарман районы алып китте.