ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү буенча сораштыру.


8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

«E-ДИКТАНТ»  - торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә энергияне саклау буенча Бөтенроссия диктанты

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең гражданнарны бергәләп кабул итүе

Радиотелевизион башняда эшләр башкару.


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

         3нче декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә барлык игътибар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына һәм аларның хокукларын яклауга юнәлдерелә. Бу көн безнең арабызда чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ гражданнар булуын һәм аларга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә кирәклекне кабат искәртә.

Россия Федерациясендә балачак унъеллыгына багышланган Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе

Кулланучы әлифбасы: яңа ел эскәтерен сайлыйбыз 


3
декабрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

Хөрмәтле гражданнар!

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»  ФДБУ

3 декабрь, 18. 00 сәгатьтән   4 декабрь, 18.00 сәгать аралыгында

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү җибәрде.

Мамадыш районында 89 социаль әһәмияткә ия объект (СЗО) оптик элемтә линияләре сузу буенча эшләр тәмамланды. Бу эш "Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм проекты кысаларында тоташтыру 2021 елга планлаштырылган иде.

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 10 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасарының гражданнарны бергәләп кабул итүе булачак.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасы прокуроры урынбасарына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль берәмлекләрендә җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Олег Даминовка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International