ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын каршылау кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы һәм “Татармультфильм“ берләшмәсе "Татарстан гасыры" ("Век Татарстана") проекты игълан иткән иде. 12нче сентябрьдә ТР Мәдәният министрлыгында аны рәсми төстә тәкъдир итү һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. 

Мамадыш шәһәрендә 23 нче сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. 

"Татарстан кроссы - 2017" ярышларын үткәрү вакытында Мамадышта хәрәкәт чикләнәчәк.

Казан шәһәрендә 16 нчы сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.

Күптән түгел "Татарстан Республикасы хезмәтләре" Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталының рәсми мобиль кушымтасы татар телендә дә эшли башлады.


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Казанны Россиядә спорт башкаласы, дисәләр, Мамадыш исә, районнар арасында әлеге исемгә лаек, дияр идем. Шәһәребездә соңгы елларда төзелгән спорт корылмалары шулай дип әйтергә җирлек бирә. Сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен шартлар да тудырылган, шөгыльлән генә.

Аның беренче турында (11-20 сентябрь) Татарстанның шәһәр һәм районнарында хезмәт итүче иң яхшы полиция участок инспекторлары катнаша

Ул 21 нче – 22 нче сентябрьдә Казан шәһәренең «Корстон» кунакханә комплексында үтәчәк.

2017 елның 19-20 cентябрь көннәрендә Ярославль шәһрендә  «ПРОФ-IT.2017» V Бөтенроссиякүләм региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру форумы узачак. 

2017 елның 10 сентябре, бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасының 38 муниципаль районы территориясендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International