Татарстанда балалар хоккее тарихында бер коллективның бер сезонда берьюлы өч җиңүгә ирешкәне булмады.
Инде 3 ел дәвамында диярлек күчемсез милеккә хокукларны электрон рәвештә теркәү мөмкинлеге эшләп килә һәм Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан мондый төр хезмәт күрсәтүләр көннән-көн ныграк үсеш алуын дәвам итә.
Кар һәм боз эрү елга-күлләрне су белән тутыра, бу исә балыкларның активлыгын арттыра. Вак һәм эре балыклар азык һәм кислород белән тулыландырылган су эзли башлый.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Олы яштәгеләр һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» инновацион технологиясе буенча эш алып барыла.
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларның берсе ул республика күләмендә уздырыла торган “Яшел ут“ конкурсы. Аңарда быел да җөмһүриятебезнең барлык балалар бакчалары һәм тәрбиячеләре актив катнаштылар. Быелгы бәйгенең финал өлешен Мамадыш кабул итте.
Татарстан Росреестры Skype коммуникацион программа ярдәмендә дә гражданнар белән аралашуны гамәлгә ашыра.
Светлана Иванова Сарман районында туып-үскән. Мамадышка аны техникум тәмамлаганнан соң, юллама белән җибәрәләр. “Өч ел “отработка“ узгач китәрмен, дип уйлаган идем... Биредә эшли башлавыма–утыз, үземә 50 тулганын сизми дә калганмын“,– дип сөйли язмам герое.
Конкурсның максатына килгәндә, ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында юл травматизмын кисәтү һәм аларны юл йөрү кагыйдәләренә һәм күнекмәләренә өйрәтү кысаларында үткәрелә.
Казан Кремелендә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советының, республикада хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең һәм террорга каршы көрәш комиссиясенең уртак утырышлары булып узды.