ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елның 19 апреле 5.00 сәг алып 21.00 сәг. аралыгында  һава торышы турында


17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Җәмәгать туклануы оешмасы һәм клиент арасында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне законнар белән җайга салу нигездә "Кулланучылар хокукларын яклау турында" федераль закон нигезендә башкарыла. "Әлеге закон нигезендә РФ хөкүмәте җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләрен раслады, аның нигезендә башкаручы теләсә кайсы кулланучыга хезмәт күрсәтергә тиеш.

2024 елның 18 апрелендә безне нинди һава торышы көтә?

Мамадышлыларны каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар янында коры ботаклар ташларга ярамаганлыгы турында кисәтттеләр. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тарту мөмкинлеге турында искә төшерделәр. Чөнки ел саен  коры ботакларны  чүп савытлары янында ташларга ярамаанлык турында белсәләр дә, күпләр бу кагыйдәләргә күз йома. 

Шәһәрнең башкарма комитетында мондый урамнарның рейтингын да төзеделәр. Бу урамнар күбрәк тишереләчәк. Административ комиссия вәкилләре Энгельс, Коммунистлар, Такташ, Ипподром, Әмирхан, Агрохимиклар урамнарына күбрәк барырга планлаштыралар.  Киров белән Фигнер киселешендәге чокырны аерым контрольгә алачаклар. Исегезгә төшерәбез, 1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлыгы старт алды.

 2024 елның 19 апрелендә Мамадышта дүртенче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының егерме тугызынчы утырышы узачак. Башлана 8.00 сәгатьтә. Үткәрү урыны Мамадыш  шәһәре, М.Җәлил урамы, 23/33 йорт


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Безнең күбебез еш сәяхәт итә, һәм хәрәкәт итү ысулы сыйфатында иң тиз һәм уңайлы транспорт - һава транспортын сайлыйлар. Һава судноларының хәрәкәт расписаниесе нинди, аны бастырып чыгару һәм үзгәртү тәртибе нинди? Бу сорауларга җавапларны без әлеге мәкаләдә табарга тырышачакбыз.

Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә хәйрия мәҗлесе республика олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Евгений Алипов оештырды. 200дән артык балага сый-нигъмәтле өстәлләрне спорт учреждениесенең 1 катында әзерләгәннәр. Традиция күп еллар дәвамында бара - Алипов сәламләү мөрәҗәгатендә аны дуслык бәйрәме дип  тә атады.


12
апрель, 2024 ел
җомга

13 апрель иртәсендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны-урыны белән көчле төньяк-көнбатыштан секундына 15-17 метр тизлектә җил көтелә.

Бүген Мамадышта яшәүче Нәсимә Фатыйховага 100 яшь тулды. Нәсимә ханым - тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Бу күркәм юбилее белән аны бүген туган - тумача, күрше- күлән котладылар. Район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән бүләкне  һәм матур теләкләрне Мамадыш районы Советы Аппараты җитәкчесе Вәзир Фәизов тапшырды.

 


11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына кулланучылар почмагын яңартырга тәкъдим ителгән җирле эшмәкәрләрдән «кайнар линия» телефонына шалтыратулар ешрак килә башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International