Игътибар! Су белән тәэмин итүне туктатып торачаклар!
Татарстан синоптиклары иртәгә яшен һәм томан була дип кисәтә.
"Сетевая компания" ААҖ электр энергиясен өзеп тору турында хәбәр итә.
ИСӘНМЕ, МӘКТӘП!
Мамадыш быел 238 еллыгын билгеләп үтә! Өченче чакырылыш Мамадыш шәһәре Советының утыз икенче утырышы көн кадагында актуаль мәсьәләләр каралды, алар арасында Шәһәр көненә әзерлек буенча фикер алышу да мөһим урын алды. Тантана датасы инде билгеле – агымдагы елның 24 нче августы. Бәйрәм программасы эшләнгән, җаваплы затлар билгеләнгән. Бердәнбер кыенлык: җәяүлеләрнең Совет урамына ремонт ясалуга бәйле рәвештә, күп санлы мәйданчыклар өчен кирәкле территория сизелерлек кими, бу инфраструктураны җентекләп уйларга мәҗбүр итә. Бу хакта муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары ВАДИМ НИКИТИН сөйләде.