Барлык мөселманнарны гомумшәһәр ифтарына чакырабыз. Гадәттәгечә ел саен муниципаль район Башлыгы инициативасы белән районда иң зур ифтар-мәҗлес үткәрелә.Ул шәһәрнең 2 нче лицеенда 18: 00 сәгатьтә узачак. Биредә вәгазь укылачак. Аннары җыелучылар намаз укыйлар. Кунакларны хәйрия кичке ифтар ашы көтә.
Мамадышта эш. Актуаль вакансияләр турында мәгълүмат белән турыдан-туры эш бирүчеләрдән безнең сайтта танышырга мөмкин
Туристик сәфәрләргә чыгучылар өчен тәкъдимнәр турында
Игътибар! Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлегенә хезмәткәрләр кирәк
Игътибар! Су белән тәэмин итүне вауытлыча туктатып торачаклар!
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
– Талпан авырттырмыйча гына тешли. Бөҗәк энцефалитлы булса, авыруның билгеләре үзен бер атна узгач кына сиздерә башлый. Кеше тиз арый, башы авырта, мускуллары сызлый, хәлсезләнергә мөмкин. Тешләгән урын кызара, талпан кереп калган булса – шешә, бөҗәк үзе дә үсә.
28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, җитештерүдә бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук хезмәт культурасын эшчәнлекнең барлык өлкәләренә чыгару максатыннан ел саен Татарстан Республикасында хезмәтне саклау айлыгы үткәрелә. 2022 елда чараларның төп максаты булып хезмәтне саклау буенча уңай культураны формалаштыру тора.
Игътибар! Су белән тәэмин итүне вауытлыча туктатып торачаклар!
"Челтәр компаниясе" АҖ 28 апрельдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы, Мамадыш районында Акман, Красная Горка, Алгай авылларында электр энергиясе бирүне вакытлыча туктатып тору мөмкинлеге турында хәбәр итә. Электр энергиясе белән тәэмин итүне ваытлыча туктатып тору электр челтәре җиһазларын ремонтлауга планлы рәвештә чыгу белән бәйле.