– Талпан авырттырмыйча гына тешли. Бөҗәк энцефалитлы булса, авыруның билгеләре үзен бер атна узгач кына сиздерә башлый. Кеше тиз арый, башы авырта, мускуллары сызлый, хәлсезләнергә мөмкин. Тешләгән урын кызара, талпан кереп калган булса – шешә, бөҗәк үзе дә үсә.
– Талпан энцефалиты кешенең үзәк нерв системасын зарарлый, нәтиҗәдә гомерлеккә инвалид калуы ихтимал. Талпан кешене тешләгәч, селәгәе аша кешегә вируслары күчә. Шуңа да бөҗәкне лабораториядә тикшертү мөһим. Бөтен талпан да энцефалитлы дигән сүз түгел.
Ничек сакланырга?
Табигатькә чыкканда, агачлы урыннарга барганда, талпан кермәслек итеп киенергә кирәк. Ял иткәндә, үләнгә ятмаска тырышыгыз. Талпан күбрәк йомшак урыннарны: колак артын, култык асты, баш, эчнең аскы өлешен сайлый. Шуңа да, урманнан кайткач, бөтен тәнне тикшереп чыгарга кирәк.
Саклануның тагын бер төре – урманга барганда, киемгә бөҗәкләрдән, шул исәптән талпаннардан да саклый торган чара сиптерү.
Талпаннарга каршы прививканың файдасын күрүчеләр дә бар.
– Дөрес, әлеге прививка илкүләм календарьдагы вакциналар исемлегенә кермәгән. Шуңа да ул мәҗбүри түгел. Әлеге вакцина талпаннар эпидемиясе булган территорияләрдә яшәүчеләргә, авыл хуҗалыгы, урманчылык, геология өлкәсендә эшләүчеләргә, аучыларга тәкъдим ителә.
Талпан кадалса, нишләргә?
Талпан кадалганны кеше еш кына тоймый да, чөнки аның тәндә йөргәне сизелми. Кадалган очракта, тиз арада хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөҗәкне үзеңә дә тартып чыгарырга була, әмма моны бик сак эшләргә киңәш ителә. Чөнки талпанның аяклары, башы өзелеп калуы бар. Кайбер кибетләрдә талпанны чыгарырга булыша торган махсус җайланмалар да сатыла. Тәннән алынган бөҗәкне ташларга ашыкмагыз, аны Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә алып барып тикшертсәң, ышанычлырак. Бөҗәкне тәннән алганнан соң ярты көн эчендә лабораториягә китерергә кирәк.