Чәршәмбе көнге яңгырның күләме 18 миллиметрга җиткән. Алабуга, Кукмара, Теләче, Саба районнарында да явым-төшем бездәгечә күзәтелгән. Балык Бистәсе районында исә ул ике тапкыр кимрәк булган. Синоптиклар якындагы көннәрдә аяз һава торышы вәгъдә итәләр. Көннәр бераз салкынайтачак. Әмма киләсе атна башында яңгырлар яңадан кабатланырга мөмкин.