Экономия: дүрт мәртәбә ким.

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Уразбахты авыл җирлегендә республика бюджетыныкы белән бергә барлыгы 289500 сум үзарасалым акчасы җыелган. “Газпром“ның махсус программасы нигезендә, авыл урамнарына бишенче линия сузылган, фотоэлементлы 48 яктырткыч урнаштырылган. Тагын 35 лампаны үзарасалым акчасына алганнар. Нәтиҗәдә, бүгенге көндә Уразбахты урамнарына 83 яктырткыч “хезмәт күрсәтә“. Авыл җирлеге башлыгы Рәфгат Кәримов сүзләренә караганда, узган елның июнь аенда җирлек 25 яктырткычка 1200 киловатт электр энергиясе сарыф итсә, агымдагы елның июнендә әлеге күрсәткеч дүрт мәртәбә кимрәк булган. Бүгенге көндә үзара салым акчасының калган 154 мең сумын авылның башка максатларына тотарга ниятлиләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International