Казан шәһәре мэриясе белән килешү нигезендә, мәчетләргә бару өчен, җәмәгать транспорты иртәнге сәгать дүрттән йөри башлар дип көтелә. Нәзарәтнең казыйлар шурасы карары буенча, быел корбан чалу өчен нисаб күләме 20 мең сум дип билгеләнде. Әгәр сезнең әйләнештә 20 мең сум тотылмый торган акча (бурычлардан һәм чыгымнардан кала) бар икән, 1,2, 3 сентябрь көннәрендә корбан чалу вәҗиб (тиешле) була.Сарык бәясе 7 мең сумнан башлана, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты.