Бүген әнә шул чорны кичерәләр Мамадыштагы балалар бакчалары. Аларда эшләр, республика мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә капиталь ремонт программасы кысаларында, узган ел азагында башланган иде. Бүгенге көндә алар тәмамлану алдында: 25нче августка төгәлләү бурычы куелган. Акча чыгымнары мониторингын районның мәгариф бүлеге билгели. Барлык балалар бакчалары да тышкы яктан төрелә, түбәләре, инженерлык системалары, санитар узеллар (шул исәптән, ашханәләрдә һәм кухняларда да) алыштырыла, отмосткалар, ишекләр, тәрәзәләр яңартыла, беренче катлардагы идәннәр җылытыла. Өстәмә эшләр исемлегенә стеналарны һәм түшәмнәрне акшарлау-буяу кертелгән. Бу өлкәдә иганәчеләр дә, ата-аналар да читтә калмый. Июнь аенда Район иҗтимагый советы, подрядчы “Инвест Строй“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән берлектә, шәһәрдәге биш балалар бакчасында булып, алардагы эшләрнең барышы белән таныштылар. Анда кичекмәстән төзәтелергә тиешле кимчелекләр күрсәтелде, башкарылган барлык эшләрнең процентлы күләме ачыкланды. Ата-аналар үзләре дә мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учрждениеләренең капиталь ремонттан соң йөзләре үзгәрүен, шартларның күп мәртәбәләргә яхшыруын таныйлар. “Балаларга яхшы булчак!“ Әнә шундый нәтиҗәгә киләләр алар. Аңлашыла да, теләсә нинди ремонт кичекмәстән һәм планлаштырылмаган мәшәкатьләр тудыручы чара. Күпме шәхси вакыт алыначак. Ул бәхетле баланың елмаюы, аның тизрәк яңартылган, менә дигән әверелгән бакчага йөри башлыйсы килүе белән каплана да инде.