Россия икътисады 100дән 12 балл җыйды һәм инновацияләр дәрәҗәсе буенча ел рейтингында 35 ил арасында 27нче урынны алды.
Исемлек буенча аның күршеләре булып Италия һәм Польша тора. Рейтингны Немец фәннәр академиясе белән Немец индустриясе Федераль союзы
(BDI) һәм ФДРның башка фәнни-тикшеренү үзәкләре төзегән.
Рейтингның лидеры булып күп еллардан бирле Швейцария тора, ул бу юлы мөмкин булган 100 баллның 75ен алды.
Инновацияләр дәрәҗәсе рейтингы биш тематик төркемне тәшкил итә: икътисад, фән, мәгариф, дәүләт һәм җәмгыять. Аңардан аерым экспертлар әзерләгән икътисадны санлаштыру рейтингы алты төп төркемнән тора: югарыда саналганнардан тыш аңа бизнес-модель керә.
Беренче рейтингның биш күрсәткеченнән Россия аеруча икътисадта (19 балл, 26нчы урын), мәгариф (21 балл, 24нче урын) һәм дәүләт өлкәсендә (28 балл, 24нче урын) көчле.
«Фән» һә «җәмгыять» төркемнәре буенча Россия ноль балл алды. Икенче рейтинг буенча (икътисадны цифровизацияләү) Россия 18,5 балл алды һәм 29нчы урынны алды, 69,5 балл белән лидерлыкны Финляндия ала.
БРИКС буенча Россия партнерлары шулай ук ике рейтингта да түбән бәяләр алды. Инновацияләр буенча рейтингта Бразилия һәм Һиндстан ноль балл җыеп, соңгы ике урынны ала. ЮАР 4 балл җыеп, 30нчы урында, ә Кытай — 19 балл һәм 25нче урын. Санлы икътисадны үстерү рейтингында соңгы 35нче урынга ЮАР тәгәрәде, Бразилия - 33нче урында, ә КНР һәм Һиндстан — шуларга ярашлы 25нче һәм 26нчы урыннарда.