2017 елның 26 июлендәге 189нчы-ФЗ Федераль закон белән административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертелгән, шуларга ярашлы рәвештә вазифаи затлар заказчыларның дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен закупкалар алып барганда товарларга (эшләр, хезмәтләр) түләү тәртибен һәм срогын бозганда, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль контрактлар белән каралган аванслауны тәэмин итү буенча бурычлар үтәлмәгәндә аларга 30 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
Вазифаи зат күрсәтелгән административ хокук бозуны кылган һәм элек шундый ук административ хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган булса, аңа бер елдан алып ике елга кадәр дисквалификация каралган.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 1 маеннан контрактларны түләү срогы билгеләнгән:
- әгәр СМП һәм СОНКО белән контракт төзелсә, 15 эш көненнән соңга калмыйча;
- башка контрактлар буенча 30 көннән дә соңга калмыйча.
Күрсәтелгән сроклар заказчы приемка турында документка кул куйган датадан башлап исәпләнә.
Закон 2017 елның 6 августыннан үз көченә кертелә.