Анда башланган эшләрнең барышы, корылмаларның сакланышы белән танышып чыкты һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов катнашында киңәшмә үткәрде. Узган ел файдалануга тапшырылган сквер быел тагын да тулыланачак. Чапаев урамы ягыннан аңа төшәргә баскыч ясалды. Шулай ук Ушма елгасы аша салынган күпер яныннан төшәргә дә баскыч эшләнә башлады. Июнь аенда скейт–парк өчен урын бетонлап куйганнар иде. Бер төркем эшчеләр аңа электр линиясе сузу өчен әзерлек эшләрен башладылар. Ә Замок һәм өйчекләр янында унга якын гирлянда урнаштырылачак. Аларны беркетергә аслыклары җиргә бетонлап урнаштырылды инде. Амфитеатр – утыргычлар каршында экран урнаштыру планлаштырылган. Анда, ачык һавада, балалар өчен фильмнар һәм мультфильмнар күрсәтеләчәк. Наталия Львовна Ушма елгасының аргы ягында башланган эшләр белән танышты. “Мелиорация“ механикалаштырылган күчмә колоннасы анда дамба күтәрү эшләрен башлап җибәрде инде.